Минкаева Мәрьям Халиулла кызы…
Минем әбием Минкаева Мәрьям Халиулла кызы 1924-елның 15-маенда Тат.Волчья авылында туган. Сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь кенә була. Нинди генә авырлыклар күрмәгән ул! Әле ныгып та өлгермәгән йомшак кулларына пычкы да, балта да, көрәк тә, сәнәк тә тотарга, тәүлекләр буе эшләргә дә туры килгән. Күршедә яшәүче Нәкыя әби Насырова (1920-1981) белән әбиемә 40 баш ат язмышын тапшырганнар.Ә атлар ул вакытта колхозның төп терәге булып хезмәт иткән. Яшь кызлар өчен бу бик зур һәм авыр эш булган. Атларга ашарга юк, кайберләре яткан җирләреннән тора алмыйча җан биргәннәр. Исәннәрен аркан белән күтәртеп торгызганнар да, егылып китмәсеннәр өчен күтәртеп бәйләп куйганнар. Яхшырак атларны фронтка озатканнар. Әбиләр, күз яшьләре белән елый-елый, атлары белән хушлашканнар. Кышкы салкыннарда хәллерәк атлар белән эскерт эзләп кырга киткәннәр, кар казып, эскерт төбендә калган саламнарны ташып ашатканнар. Атлар кебек үк, үзләре дә ач булганнар инде алар. Яз җитеп, карлар эри башлагач, бәрәңге җиреннән черек бәрәңге җыйганнар. Шуны пешереп ашаганнар. Алабута,кычыткан,кузгалак кебек үләннәр аларның төп ризыгы булган. Уракка кадәр үләннәр белән җан саклаганар. Урак вакыты җиткәч, башак уып ашаганнар. Әбием үзенең 4-5 яшьлек сеңелесен дә үзе белән ияртеп йөрткән. Башак уып ашатып, аны үлемнән саклап калган. Өйдәге эне-сеңелләре өчен бер уч ашлык алып кайтканнары н күрсәләр, аларны төрмәләргә озатканнар. Әбиемнең яшьтәше Саҗидә әбигә 7 ел Колымада газап чигәргә туры килгән. Учлап җыйган ашлыкларын, кеше күрмәсен диеп идән астындагы туфракка күмгәннәр. Ләкин тычканнар алардан өлгерерәк булып чыкканнар, бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетергәннәр.
Авылда эшче көч бик аз булган. Ирләр сугышта булган, хатын-кызлар, эшкә ярардай балалар көне буе эшләгәннәр. Ә кичләрен фронттагылар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Әбиемнең 3 абыйсы – Хәмидулла, Исхак, Хәнәфия бабайлар сугышта хәбәрсез югалганнар. (Соңгы елларда билгеле булды, Хәмидулла бабай әсирлектә үлә)
Казаннарга барып җиткәч,
Алып ашадым калач
Әллә калач, әллә агач,
Аермыйм йөрәк янгач, – диеп җырлаган Хәмидулла бабай сугышка киткән чакта. Аның 5 баласы ятим кала.
Авылдан хәрби заводлар өчен дә кешеләр җыйганнар. Анда да эшләү шартлары бик кыен, үзләре ач булганнар. Качсалар закон коры – аларны төрмә көткән.
Бервакыт хатын-кызларны җыеп окоп казырга җибәргәннәр. Яңа Ибрайга җиткәч: “Сугыш беткән!” – дигән хәбәр ишетәләр, әбиләр кире авылга әйләнеп кайталар.
Сугыштан соң да әле еллар бик авыр була. Әбием 6-7 ел урман кисә Колмакчы урманнарында, тирән карны казып, агачлар екканнар, аларны ботакларыннан чистартып, тиешле размерда кисеп өйгәннәр. Шул еллардагы хезмәте өчен әбием “1941-1945-елларда күрсәткән фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Мнкәева Гөлназ язмасы. 90-еллар уртасы.
#Увойнынеженскоелицo
#краеведческиймузейновошешминск
#новошешминскийрайон