1041-45 еллар….Авыр сугыш еллары. Бу елларда фронтның үз корбаннары булса, тылның да үз корбаннары була. Тылда да сугыштагы кебек бик авыр тормыш кичерергә туры килгән. Тылдагы бөтен эш хатын-кызлар һәм 12-13 яшьлек яшүсмерләр өстенә төшкән. Сугыш башланганда аңа 8 яшь булган. Ул Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Әтисе – Шәвәлиев Хәсәнҗан, әнисе – Шәвәлиева Миңнеруй. Гишкоруй әби гаиләдә беренче бала булган. Бу гаиләдә 6 кеше яшәгән. Әтиләре сугыш башланганда фронтка китә, сугышның азагында гына өенә кайтып керә.
Тормыш бик авыр була – ачлык, ялангачлык үзәкләргә үтә.Ачлыктан интеккән чакларда алар хәтта сыер, сарык тиреләрен дә куырып ашаганнар. Җәйләрен тамак хакына 25-30 ар сотый җир казыганнар. Шуның өчеен аларга 1-2 чиләк бәрәңге биргәннәр. Урак өсләрендә 40 сотый урак урырга норма куелган, аны урып кибән куелган.
Өс – аяк киемнәре теткәләнеп беткән. Аякларына чабата тукып кигәннәр, ул тиз тишелеп чыккан. Өс-киемнәрен ямарга бер ямаулык та җиткерә алмаганнар. Шундый авыр тормышта яшәгән вакытта , тагын зур кайгы килгән.1943-елда абзарлары янып китә. Алар абзарсыз 1945-елга кадәр яшәгәнәр. Бары тик әтиләре сугыштан кайткач кына абзар төзи алганнар. Алабута, юкә яфраклары, черек бәрәңге күмәче төп ризыкка әйләнгән.
Гишкоруй апа Акбүре егете Минхәер Гаффровка кияүгә чыга. Аларның 3 балалары туа.
#Увойнынеженскоелицo
#краеведческиймузейновошешминск
#новошешминскийрайон